news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның җәмәгатьчелеккә ярдәм штабында ситуацион үзәк ачылды

15 мартта Татарстанның җәмәгатьчелеккә ярдәм штабында «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең төбәк бүлеге катнашында ситуацион үзәк ачылды. Бу вакыйга – РФ Президентын сайлау кысаларында сайлау кампаниясенә ярдәмгә юнәлдерелгән чараларның мөһим өлеше.

Татарстанның җәмәгатьчелеккә ярдәм штабы җитәкчесе Камил Садриев мәгълүмати технологияләр дәверендә гражданнарга сайлау процессының үтә күренмәле һәм ачыклыгы тәэмин ителергә тиешлеген билгеләп узды.

«Татарстанда ситуацион үзәк ачылу бу максатка юлда төп адым, ул мәгълүматны оператив ачыклап һәм анализлап кына түгел, чынбарлыкны бозу омтылышларына каршы тору мөмкинлеге дә бирә. «Яшь Гвардия» белән уртак тырышлыгыбыз, Президент сайлавы барышында, гражданнарның демократик кыйммәтләре һәм хокукларын саклау өчен ышанычлы нигез булдырачагына ышанабыз», – дигән сүзләрен китерә «Бердәм Россия» матбугат хезмәте.

«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, үз чиратында, үзәкнең эш процессы турында сөйләде.

«Ситуацион үзәк эше кысаларында катнашучылар сайлау барышы турында мәгълүмат туплаячак, көн тәртибен күзәтәчәк. Бөтен җыелган мәгълүматны Татарстанның Иҗтимагый палатасына җиткереп барачаклар. Аннары Үзәк сайлау комиссиясе һәм Россия юристлар ассоциациясе белән бергәләп ниндидер хилафлыклар буенча квалификацияле җаваплар биреләчәк. Әгәр алар расланса, мәгълүмат хилафлыклар картасында чагылыш табачак», – дип уртаклашты.

Шулай ук «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Татарстан районнарында күзәтүчеләр белән турыдан-туры элемтәләр эшләргә планлаштыра. Алар аша районнарда сайлауга килү күрсәткече, уникаль очраклар турында хәбәр ителәчәк.

Ситуацион үзәк 17 мартка кадәр иртәнге 8 дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Президент сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100