Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның алты шәһәрендә БПЛА һөҗүме янавын гамәлдән чыгардылар
Татарстанның алты шәһәрендә БПЛА һөҗүме янавын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы саклана.
«Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды», – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, 12 июнь төнендә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимын игълан иттеләр, ә иртән – БПЛА һөҗүме куркынычы. Башта янау – Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәдә, соңрак Яр Чаллы һәм Зәйдә игълан ителде.
Соңрак Татарстан аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелде. Түбән Кама хакимияте барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгарды.
РФ Саклану министрлыгы Татарстан өстендә дошман пилотсыз очкычының юк ителүе турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз