Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның алты шәһәренә БПЛА һөҗүме яный
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы булган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында искәртте.
БПЛА һөҗүме куркынычы 12 июньдә Татарстанның алты шәһәрендә игълан ителде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, башта пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычын Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәдә, соңрак Чаллы һәм Зәйдә игълан иткәннәр. Республика территориясендә пилотсыз пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә, ә ТР аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелде.
Игълан ителгән пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычына бәйле рәвештә без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан тиешле белешмәлекне бастырабыз:
Әгәр сез бинада булсагыз, аскы катларга яки подвалга төшәргә кирәк. Урамда булсагыз, якындагы бинага барырга яки җир асты кичүен табарга һәм анда ышыкланырга кирәк.
Әгәр сез фатирда булсагыз, аның тәрәзәләре булмаган өлешенә күчегез, терәк стеналар арасында урнашыгыз. Кагыйдә буларак, бу ванна бүлмәсе. Идәнгә утырып, тәрәзәләрдән ераграк торырга кирәк. Әгәр сез БПЛА калдыкларын тапсагыз, аларга берничек тә кагылырга ярамый.
Социаль челтәрләрдә пилотсыз очкычларның фотоларын һәм видеоларын таратырга ярамый. Бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итә ала. Материалларны полиция хезмәткәрләренә тапшырырга, ә пилотсыз очкычлар турында 112 номерына хәбәр итәргә кирәк.
Шулай ук элемтә чараларыннан файдаланырга кирәкми, чөнки бу алдан фаразланмаган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән пилотсыз очкыч шартлауга да, аның кыйпылчыклары шулай ук үзендә куркыныч яшерергә мөмкин.
БПЛА һәм башка гадәттән тыш хәлләр һөҗүме куркынычы турындагы хәбәрләрне оператив рәвештә «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасында урнаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз