news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның алты районы көзге культураларны әзерләү планын тулысынча үтәгән

Татарстанда 81,6 мең тонна көзге бөртекле культуралар орлыклары әзерләнгән, бу планнан 66 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Орлыкларның 99 проценты - күчеш фондыннан. 74 процент чәчүлек орлыгының сыйфаты тикшерелгән, шул ук вакытта тикшерелгән орлыкларның 99 проценты кондицион санала», - дип сөйләде Россия авыл хуҗалыгы үзәге җитәкчесенең Татарстан буенча урынбасары Рафис Хәбибуллин.

Ютазы, Буа, Мөслим, Зәй, Сарман һәм Баулы районнарында киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 100 проценттан арткан. Шул ук вакытта Менделеевск, Апас, Әгерҗе, Спас, Нурлат, Питрәч, Чистай һәм Чирмешән районнарында чәчүлек өчен кимендә 40 процент орлык бар.

Республикада 2022 ел уңышыннан орлык партияләрен формалаштыру бара. Якын арада Россия авыл хуҗалыгы үзәге район бүлекләре белгечләре аларның сыйфатын тикшерә башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100