Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Әлки районында 63 яшьлек ир-ат буада батып үлгән
Фаҗига Татарстанның Әлки районында булды. «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 63 яшьлек ир-ат Татар Борнае авылындагы буага батып үлгән. Пенсионер су коенганда су астына киткән һәм кире чыкмаган.
Һәлак булучының гәүдәсен җирле халык ярдан 10 метр ераклыкта 1 метр тирәнлектә тапкан. Су коену урыны җиһазландырылмаган.
«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искә төшерә: су гамьсезлекне гафу итми. Коену сезоны тәмам, һава һәм су температуралары бик тиз төшә. Мондый шартларда организм кискен суынуга дучар була, бу мускул спазмнарын китереп чыгарырга мөмкин», - дип кисәттеләр ведомствода.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз