news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Әлки муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

Татарстан Әлки муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә «Иске Такталы урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында оештырылган.

Мәктәп урманчылыгында катнашучыларны «Болгар урманчылыгы» Дәүләт казна учреждениесенең урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Мәдинә Мулинова сәламләде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбрә итә.

«Урманнар – безнең иң зур табигый байлыгыбыз. Безнең нинди һава сулавыбыз аларның күләменә һәм торышына бәйле. Без сезнең белән төрле мастер-классларда һәм конкурсларда катнашашырбыз. Апрель азагында сезне «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылырга чакырабыз», – диде ул.

Мәктәп урманчылыгы составына 10 кеше кергән. Берләшмәнең җитәкчесе биология укытучысы Вера Старшова була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100