news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Алексеевск районында велосипедта йөрүче баланы машина бәрдереп үтергән

Алексеевск районы прокуратурасы үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенә бәйле тикшерү үткәрә, һәлакәттә велосипедчы кечкенә малай үлгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фаҗига бүген көндез Алексеевское бистәсендә 8 Март урамында булган.

Беренче мәгълүматлар буенча, «Шевроле» машинасы йөртүчесе идарәне югалтып, велосипедта баручы малайны бәрдергән. Бала урында ук һәлак булган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, малайга 7-8 яшь чамасы.

Вакыйга урынына район прокуроры Фәргать Шәйхаттаров чыккан.

Юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәү тикшерелә һәм җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100