news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Алексеевск районында уртача хезмәт хакы 77 мең сумнан артып киткән

Татарстанның Алексеевск районында җәй башына уртача айлык хезмәт хакы 77 мең сумнан артып киткән. Бу хакта район башлыгы Сергей Демидов республиканың Инвестицион үсеш агентлыгында муниципаль сәгатьтә хәбәр итте.

«Республика территорияләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында район 13нче урында тора, тулай территориаль продукт 16 млрд сум тәшкил итә, ә уртача хезмәт хакы – 77 мең сумнан бераз артыграк», – дип сөйләде Демидов.

Презентация мәгълүматларына караганда, 2025 елның беренче кварталында инвестицияләр күләме 573 млн сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot