Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Алексеевск районында «Бөек Биләр» тематик паркын төзергә ниятлиләр
Татарстанның Алексеевск районы территориясендә уникаль мәдәни-тарихи объектлар, шул исәптән муниципалитетның энҗесе – борынгы Биләр урнашкан. Район башлыгы Сергей Демидов ТР Инвестицион үсеш агентлыгында оештырылган муниципаль сәгатьтә Биләрне үстерү планнарын тәкъдим итүне әнә шундый сүзләр белән башлады.
«Быел гына да су бирү системасын, чишмә павильонын, баскычларны ремонтладык, яктырткычларны яңарттык, территорияне тәртипкә китердек. Пляж зонасы һәм визит-үзәктән гыйбарәт «Алтын Дага» кластеры эшләтеп җибәрелде. Шуңа бәйле рәвештә, без эшмәкәрләргә бу локациягә инвестицияләр кертергә тәкъдим итәбез», - дип белдерде Демидов һәм узган ел гына да әлеге локация аша 160 меңнән артык турист узуын әйтте.
Якын арада Биләр территориясендә, урта гасыр Болгар патшалыгы башкаласына охшатып, «Бөек Биләр» тематик паркын төзергә ниятлиләр. Әмма сайлап алынган участокта капиталь төзелеш эшләре алып бару тыела, дип билгеләп үтте проектның инвесторы Алексей Дмитрошкин.
Аның фикеренчә, тематик парк булдыру Татарстанның борынгы башкалалары – Болгар, Биләр һәм Казан кластерын боҗралап алырга, шулай ук туристлар агымын елына 1 миллион кешегә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Район башлыгы, үз чиратында, киңәшмәнең барлык катнашучыларына капиталь төзелешкә рөхсәт алуда ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте, юкса парк кәгазьдә генә калачак. «Хәтта Биләр авылының үзендә дә шундый көчле саклау зонасы бар, шуңа күрә без анда кадак та кага алмыйбыз. Әмма бу территорияне барыбер үстерергә кирәк», - дип белдерде Демидов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз