news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында һәлакәткә очраган дельтаплан пилоты үлгән

Алабуга районында һәлакәткә очраган дельтаплан пилоты үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген көндезге унбердә Татарстанның Алабуга районы Илмәт авылы янында дельтапланның җиргә каты төшеп утыруы хакында хәбәр килгән. «Яңа Юраш» крестьян-фермер хуҗалыгы карамагындагы дельтаплан кырларны гербицид белән эшкәрткән.

Нәтиҗәдә, 66 яшьлек пилот һәлак булган, дельтаплан тулысынча ватылган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗига булган һәм дельтаплан һавага күтәрелгән урынны карый.

Фаҗига маневр ясаган вакытта очкыч белән идарә итүдә хата җибәрү, техника эшендә тоткарлык барлыкка килү яки начар һава шартлары аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100