news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Алабуга районында бер ир-ат буада батып үлгән

52 яшьлек ир-ат Алабуга районында буада су коенганда батып үлә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Коткаручылар һәлак булучының гәүдәсен буадан чыгарганнар, ул ярдан биш метр тирәнлектә 15 метр ераклыкта булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ир-ат җиһазландырылмаган урында коенган, дип ачыклык керттеләр. Эзләү эшләренә 7 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot