news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Актаныш районында янгыннан биш йортка зыян килгән

Татарстанның Актаныш районында янгын чыккан, берничә йорт зыян күргән. «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Буаз Күл авылында янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бүген көндез килгән. Ачыкланганча, кеше яшәми торган йортка ут капкан.

Фото:Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Йортлар бер-берсенә бик якын урнашканга күрә, күрше өйләргә дә ут капкан.

Биш өйгә зыян килгән, икесендә ике хатын-кыз яшәгән. Вакыйгада берәү дә зыян күрмәгән.

Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә утны чикләп алган. Хәзерге вакытта белгечләр янгынның сәбәбен һәм мәйданын ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100