news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Ленар Зарипов билгеләнде

Татарстанның Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Ленар Зарипов билгеләнде
Актаныш районы матбугат хезмәте

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Ленар Зарипов билгеләнде. Район советында депутатлар бертавыштан аның кандидатурасы өчен тавыш бирде. Татарстанның Актаныш районы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов катнашында узды.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды: Актаныш районы башлыгы урынбасарын сайлау һәм Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү.

Актаныш районы башлыгы урынбасары итеп «Ташкын» хуҗалыгы рәисе, районның иң өлкән депутатларының берсе Рәүхәт Салихҗанов сайланды. Башкарма комитет җитәкчесе итеп моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган Ленар Зарипов билгеләнде.

Зарипов Актаныш районы кешесе. Әтисе Рафак Зарипов хуҗалык җитәкчесе, ТАССР Югары Советы депутаты булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot