news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Аксубай районында коткаручылар суга батып үлгән ир-атның мәетен тапкан

Татарстанның Аксубай районында коткаручылар кичә су коенганда югалган 49 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, фаҗига Ибрай авылы янында Кече Сөлчә елгасында булган. Батып үлгән ир-атның мәетен яр буеннан 10 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә табып алганнар. Мөгаен, аны көзән җыергандыр һәм ул судан чыга алмаган, дип фаразлыйлар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шулай ук әлеге урынның коену өчен җиһазландырылмаган булуы да билгеләп үтелә. Аксубай районында бу быел суда булган беренче фаҗига.

news_right_1
news_right_2
news_bot