Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Әгерҗе районында мари халкының «Семык» республика бәйрәме уза
Татарстан Республикасының Әгерҗе районында «Семык 2022» мари культурасы республика бәйрәме уза. Вакыйга турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында язды.
«Татарстанда яшәүче төрле халыкларның культура бәйрәмнәре чиратын дәвам итәбез. Бүген Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари культурасының «Семык» республика бәйрәме уза» – дип язган республика җитәкчесе.
Кадрәк авылындагы бәйрәм мәйданында Татарстан һәм Россия коллективлары катнашында концерт уза. Бәйрәм мәйданчыгында шулай ук декоратив-гамәли сәнгать, милли кием-салым, агач савыт-саба, сувенирлар күргәзмәсе һәм сәүдәсе ачылды, тематик мәйданчыклар, шул исәптән балалар өчен уен зоналары, «Авыл ишегалды» һәм төрле мастер-класслар эшли.
Теләге булган һәркем чүлмәк ясау эшенә, мари чигүенә, тал ботакларыннан үрергә, мари халкының традицион ризыгы «Комна Мелна» (беленнәр) пешерергә өйрәнә ала. Кунакларны камыр ризыклары һәм тәмле чәй белән сыйлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз