news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Әгерҗе районында Күләгәш елгасында ир-ат батып үлгән

Бүген 112 бердәм номерына Татарстанның Әгерҗе районында бер ир-атның суга керүе һәм аннан кире чыкмавы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга – Ташлы авылына килгәч, коткаручылар Күләгәш елгасында яр буеннан 50 метр эчтә 33 яшьлек ир-ат мәетен табып алган. Шуннан соң аны, яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Әлеге урынның су коену өчен җиһазландырылмаган булуын да искәртик.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100