news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның аерым районнарында котыру авыруы буенча карантинны гамәлдән чыгардылар

Татарстанның кайбер районнарында карантин бетерелде, элек котыру авыруы буенча имин булмаган дип теркәлгәннәр иде. Республика Рәисенең карары Татарстан хокукый актлар сайтында басылып чыкты.

2025 елның 2 сентябреннән республиканың Зәй һәм Сарман районнарында кайбер шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шулай ук алар тирәсендәге 2 километрга кадәр территорияләр өчен махсус режим билгеләнде.

Закон нигезендә, соңгы авыру хайванны юк иткәннән һәм яңа йоктыру очраклары ачыкланмаганнан соң ике ай узгач, карантин гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot