news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле

Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле
Михаил Захаров

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әдәби премия лауреатларын билгеләде. Остаханәләр һәм Әлмәт белән Чаллы бүлекчәләре аша тәкъдим ителгән кандидатлар яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды.

Гаяз Исхакый исемендәге премиягә ике кандидатура тәкъдим ителеп, күпчелек тавыш белән Роза Туфитуллова җиңеп чыкты. Ул рус, төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән «Язмыш җиле» романы һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен тәкъдим ителде.

Һади Такташ исемендәге премия күпчелек тавыш белән Марат Кәбировка бирелә.

Җамал Вәлиди исемендәге әдәби тәнкыйть премиясенә Төркиядә яшәүче татар галиме Чулпан Зариф лаек булды. Язучылар аның татар әдәбиятын пропагандалаудагы зур ролен билгеләп үттеләр.

«Татнефть» белән берлектә гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә Татарстан Язучылар берлеге тәрҗемәче һәм шагыйрь Алия Кәримованы тәкъдим итә.

Туфан Миңнуллин исемендәге премия бердәнбер намзәт булган Зөлфәт Хәкимгә тапшырылачак.

Фатих Хөсни исемендәге премиягә кабат тавыш бирелеп язучы Рафис Корбан лаек булды.

Абдулла Алиш исемендәге балалар әдәбияты премиясе шагыйрәләр Рәхимә Арсланова һәм Фирдәвес Әһлия арасында бүленә. Ике кат тавыш бирелеп, алар тигез тавыш җыйдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100