news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 70 гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылган

Татарстанның 70 гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылган
Фото: tatarstan.ru

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, быел Татарстанда 70 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булган.

Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сөйләде.

«Татарстан Рәисе (Рөстәм Миңнеханов – Т-и. искәрмәсе) гаилә темасына – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, күп балалы гаиләләргә, һөнәри династияләргә зур игътибар бирә», – дип белдерде.

Эльвира Әхмәтова әлеге медальнең иң хөрмәтле династияләргә, бергә 25 елдан артык гомер кичергән гаиләләргә бирелүен искәртте.

Республикада 1-8 июль көннәрендә гаилә темасына багышланган 600ләп төрле чара уздырылган. Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, концерт, викторина, спорт ярышлары, мастер-класслар, күргәзмә кебек чаралар паркларда, скверларда, мәдәният йортларында, мәктәп яны лагерьларында, китапханәләрдә, авыл клубларында оештырылган. Кайбер гаиләләр үз өйләрендә кабул иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot