news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 7 районында ел башыннан туристлык салымы кертелде

Гыйнвар башыннан Казанда, Азнакай, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск, Спас һәм Югары Ослан районнарында туристик салым кертелде. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Без шәһәр һәм районнардагы хезммәттәшләребездән алынган өстәмә керемнәр белән сак эш итүләрен һәм бу акчаны туристлар, район халкы һәм эшмәкәрләре уңай үзгәрешләр күрсен өчен сарыф итүләрен сорыйбыз», - диде ул.

Узган ел муниципалитетлар туристлык салымын үзләре кертә ала дигән федераль дәрәҗәдәге карар кабул ителгән иде, дип искәртте бу уңайдан профильле дәүләт комитеты башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot