news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 50 атаклы шәхесе турында киләчәк буын өчен видеоматериаллар әзерләнәчәк

Татарстан кинематографистлары эре тарихи вакыйгалар һәм атаклы шәхесләр турында видеоматериаллар әзерләячәк.

«Хәзер республикадагы эре вакыйгаларны тарих өчен видеоматериал итеп төшереп калдыру инициативасы хәл ителү стадиясендә», - диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Архив киносы фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

«Без Фәннәр академиясе һәм Энциклопедия институты белән берлектә Татарстанның 50 атаклы кешесе турында видеоматериал әзерлибез. Бу фильмнар түгел, ә фильмнар өчен «консерв»лар. Кинода да, телевидениедә дә шундый төшенчә бар – киләчәк буын өчен видеоматериал калдырабыз. Безнең спортта да, фәндә дә, сәнгатьтә дә күренекле кешеләр бар», - диде Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.

«Бу бик кызыклы проект Казан кинохроникасы эшчәнлеген җанландырып җибәрә ала. 2012 елда Казан кинохроникасы таркалганнан бирле бу эшчәнлек буенча бушлык хасил булды. Бу Татарстанның видеотарихын саклый торган зур планлы эш булачак», – дип дәвам итте ул.

Видеоматериаллар әзерләнәсе шәхесләр исемлегендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, халык язучысы Рабит Батулла, озак еллар Казан консерваториясе ректоры булган Рубин Абдуллин, «УНИКС» баскетбол клубы Президенты Евгений Богачев, халык язучысы Тәлгать Нәбиуллин, спортчы Наилә Гыйләҗева, актриса Дания Нуруллина, Казан консерваториясе профессоры, җырчы Зилә Сөнгатуллина, академик Индус Таһиров, Качалов театры директоры Александр Славутский һәм башкалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100