Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 40тан артык компаниясе вәкилләре бизнес-миссия белән Иранга бара
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 20-24 августта Иранда бизнес-миссия үткәрергә ниятли. Сәфәрдә 40тан артык компаниядән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Делегацияне сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкләячәк, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ведомстводан.
Иран көнчыгыш юнәлештә Кытайга альтернатива буларак карала. Моннан тыш, әлеге базар Әфганстан, Пакистан һәм Һиндстанга чыгу мөмкинлеген бирә, әлеге илләрдә 2 миллиардка якын кеше яши.
Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов транспорт маршрутларын, шул исәптән «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерүне Иран белән хезмәттәшлек итүдә иң перспективалы юнәлешләрнең берсе дип атаган иде. Татарстан логистика үзәкләрен Кама һәм Идел елгалары, алга таба Иран портлары юнәлешендә Каспий диңгезе буенча уза торган чылбырлар рәвешендә төзү мәсьәләләре карала. «Бу киләчәктә йөкләрне су юлы белән Иранга, шулай ук алга таба башка илләргә ташуда яхшы мөмкинлек булдырачак», - дип саный ТР Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз