Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 38 туристлык проекты илкүләм проект буенча ярдәм алачак
Туристлык инфраструктурасын үстерүгә, автомобиль туристлык маршрутлары янында капитал булмаган объектлар булдыруга юнәлтелгән проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча икенче конкурс сайлап алуга нәтиҗәләр ясалды. ТР Дәүләт туризм комитеты матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының 19 муниципаль берәмлегеннән туризм өлкәсендәге 38 проект ярдәм алачак.
«Илкүләм проект кысаларындагы дәүләт ярдәме – туризм индустриясен үстерү өчен төп этәргеч. Ул эшкуарларга безнең белән бергә инфраструктураны яңартырга, яңа тарту нокталары булдырырга һәм туристлар өчен уңайлылыкны арттырырга мөмкинлек бирә. Проектларның 19 районда тормышка ашырылуы мөһим, чөнки бу бөтен республика буенча туризмны комплекслы үстерүгә ярдәм итә», – дип белдерде агентлыкка Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов.
Илкүләм проект акчасына, эшкуарларның өстәмә финанславы белән, Татарстан Республикасының урнашу урыннары, туристлык объектлары һәм юл сервисының күп функцияле зоналары территориясендә инфраструктура булдырылачак. Бу исә туристларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеген һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Конкурс «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз