news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 35 муниципалитетында җылылык бирә башлыйлар

Җылы һава торышына карамастан, Татарстанның 35 муниципаль берәмлеге җылыту сезонын башлау турында карар кабул итте. Бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмә уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә 1019 котельня эшли башлады, бу аларның гомуми санының 32 процентын тәшкил итә, дип аңлатты министрның беренче урынбасары.

Күпфатирлы торак йортларның 11 проценты (1181 бина), сәламәтлек саклау учреждениеләренең 27 проценты (535 бина), мәгариф учреждениеләренең 30 проценты (978), мәдәни объектларның 20 проценты (378), спорт һәм яшьләр объектларының 17 проценты (61), социаль яклау учреждениеләренең 33 процентына (55) җылык җибәрелде, дип санап үтте докладчы.

Гомумән алганда, объектларны кышкы чорга әзерләү төгәлләнеп килә. Аерым алганда, тәмамланып килүче атнада барлык күпфатирлы йортлар да әзерләнде - аларга әзерлек паспортлар алынды, диде Фролов.

Бер атна элек Татарстанда бер генә котельня җылылык сезонына әзерлекне тәмамламаган иде. Соңрак Чаллы мэры Наил Мәһдиев җылылыкны ни өчен җылы һава шартларында җибәрелүен аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100