news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 30 балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алды

Татарстанның 30 балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алды
Фото: https://mon.tatarstan.ru

18 ноябрьдә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 348нче номерлы балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР Мәгариф үсеше институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, мәгариф идарәсе органнары белгечләре, шулай ук грант отучы балалар бакчалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

2025 елда грант алуга республиканың 31 муниципаль берәмлегеннән 35 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы гариза җибәргән.

Конкурсның сайлап алу йомгаклары буенча республиканың 30 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы грант иясе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot