news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 28 районында мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимегән

Татарстанның 28 районында мөгезле эре терлекләрнең баш саны буенча тискәре динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык районнар белән видео-конференция элемтәсе режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Җәббаров мәгълүматлары буенча, 1 апрельгә төбәкнең авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 613 мең баш мөгезле эре терлек һәм 16,6 миллион баш кош исәпләнә. Мамадыш районында мөгезле эре терлек саны 1281гә, Минзәлә районында 953кә, Балтач районында 935кә арткан. Теләче, Мөслим һәм Саба районнарында да уңай динамика күзәтелә.

Иң күп эре терлек саны кимү Алексеевск районында күзәтелә – минус 1434 баш. Тукай районында эре терлек саны 1159га, Нурлат районында – меңнән артыкка кимегән. Азнакай районында – 944кә, Биектау районында – 777гә, Әлки, Яшел Үзән һәм Менделеевск районнарында – 500дән артыкка.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100