news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 22 районында дуңгызларда Африка чумасы аркасында карантин кертелгән

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Президенты Указы нигезендә, 11 августтан башлап Татарстанның 22 районында дуңгызларда Африка чумасы аркасында карантин гамәлгә кертелгән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай районнарында, Африка чумасы чире чыганаклары табылганлыктан, карантин кертелгән.

Баш ветеринария идарәсе дуңгызларда Африка чумасы чыганакларын бетерү һәм чир таралышын кисәтү буенча чаралар күрә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot