Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 2026 елга бюджеты 13,8 млрд сум дефицит белән беренче укылышта кабул ителде
2026 елга һәм 2027/2028 елгы планлы чорга Татарстан бюджеты турындагы закон проекты бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 15нче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Төбәк бюджеты 13,8 миллиард сум дефицит белән формалаштырылган.
2026 елга исәпләнгән берләштерелгән бюджетның керемнәре 604,8 миллиард сум, чыгымнары 618,6 миллиард сум, дефициты 13,8 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана.
Республиканың киләсе елга планлаштырылган бюджетының керемнәре 498,2 миллиард сум, чыгымнары 512 миллиард сум, дефициты 13,8 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.
2026 елда табышка салым 130 миллиард сум күләмендә керәчәк, дип көтелә. Физик затлар кеременә салым Татарстанның берләштерелгән бюджетына 236 миллиард сум күләмендә, ә республика бюджетына 165 миллиард сум күләмендә керәчәк, дип фаразлана, дип сөйләде Татарстан Республикасы финанслар министры Марат Фәйзрахманов.
«Салым буенча исәпләүләр агымдагы елда көтелгән салым керемнәре суммасыннан чыгып ясалды. Көтелгән сумманы Икътисад министрлыгы, хезмәт хакы һәм аның планлаштырылган чордагы үсеше темплары фонды фаразлады», - дип аңлатты ул.
Министр сүзләренә караганда, акцизлар Татарстанның берләштерелгән бюджетында 51 миллиард сум күләмендә, республика бюджетында 49 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. Киләсе елда оешмалар милкенә салым кереме 45 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана.
Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 38 миллиард сум, республика бюджетының салым булмаган керемнәре 31 миллиард сум булачак, дип көтелә. «Бу суммага җир һәм милекне арендага бирү һәм сатудан кергән акчалар, штрафлар, экологик түләүләр һәм башка керемнәр кертелгән», – дип билгеләде Фәйзрахманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз