Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 2023 елга бюджетында чыгымнарны оптимизацияләүгә басым ясалачак
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында 2023-2025 елларга бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде. «Алдагы өч еллык чорга бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләрендә гамәлдәге салым ташламаларын саклау, яңа салым режимнарын һәм салымнар түләүнең яңа тәртибен гамәлгә кертү каралган», - диде Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин.
Ул, шулай ук, гамәлдәге санкция чикләүләрен исәпкә алып, чыгымнарны оптимизацияләү, бюджет кеременең яңа чыганакларын формалаштыру кирәклеген әйтте.
Парламентка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган бюджет турында закон проекты профильле юнәлешләр буенча барлык комитет утырышларында каралган. 2023 елгы бюджетта социаль мөһим чыгымнар күләме арттырылган һәм гомуми чыгымнарның 80 процентын тәшкил итә. Чит илләр керткән санкцияләр, катлаулы шартларга карамастан, республика бюджетын яңадан карап, гражданнарга социаль түләүләрне һәм бизнеска салым ташламаларын исәпкә алуга ирешелгән.
Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында фараз доклады белән икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, тулай төбәк продукт күләме 2023 елда 0,8 процентка, 2024 елда 3,2 процентка, 2025 елда 2,7 процентка үсәр дип көтелә. Реаль хезмәт хакы 2023 елда 2 процентка, 2024 елда 2,8 процентка һәм 2025 елда 2,6 процентка артыр дип фаразлана.
Предприятиеләрнең һәм оешмаларның өзлексез эшләве, кредит-финанс оешмаларының тотрыклы эшләве, федераль һәм төбәк ярдәм чаралары, милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру ярдәмендә 2022 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 3,7 (өч бөтен уннан җиде) трлн сум дәрәҗәсендә бәяләнә.
Бюджет параметрлары турында финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде. Берләштерелгән бюджетның керем өлеше 394,4 млрд сум, чыгым өлеше – 421,5 млрд сум дип фаразлана, дефицит – 27,1 млрд сум; республика бюджетының керем өлеше 333,9 млрд сум, чыгым өлеше – 361 млрд сум фаразлана, дефициты – 27,1 млрд сум; 2024 елга дефицит – 27,2, 2025 елга 27,4 млрд сум булыр дип көтелә.
Бюджет проектында педагогларга, табибларга, социаль өлкә хезмәткәрләренә, мәдәният оешмаларында эшләүчеләргә, фәнни хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру өчен акча каралган. Шулай ук, халыкның көнкүреш сыйфатын яхшыртуга юнәлеш алган илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга акча бүлеп биреләчәк.
Леонид Якунин кичектергесез, кинәт чыккан чыгымнарны каплау өчен республика Хөкүмәтенең резерв фондын арттыру кирәк дигән тәкъдимен җиткерде. Моңа махсус хәрби операция чыгымнары да керә.
Леонид Якунин әйтүенчә, бюджет сәясәтенең фундаменталь бурычлары – бюджет системасының тотрыклыгы, баланслы булуы, социаль бурычлар үтәлеше, илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру. «Бюджет агымдагы каршылыкларга, илкүләм бурычларга җавап бирә, балансланган. Финанс тотрыклыгына омтылу санкцияләрнең тискәре тәэсирен киметергә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.
«Хөкүмәтнең 2023 елга тәкъдим ителгән бюджеты максималь балансланган һәм тулаем начар түгел», - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Төп финанс законына төзәтмәләр 28 октябрьгә кадәр кабул ителә, аннан соң документ икенче укылышта каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз