Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 200 яшь педагогы елына 90 мең сум грант акчасы ала алачак
Татарстанда яшь укытучылар «Безнең яңа укытучыбыз» гранты конкурсында катнаша алачак. Бу ярдәм чарасы беренче тапкыр 2011 елда гамәлгә куелды һәм бу эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән яңадан башлана. Грантның төп максаты – мәктәпләргә яшь педагогларны җәлеп итү, дип яза «Республика Татарстан» газетасы.
Грантлар өчен мәктәпләрдә өч елдан артык эшләмәгән 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар көрәшә ала. Аларның даими яшәү урыны Татарстан булырга тиеш. Конкурста җиңүчеләргә өч ел дәвамында ай саен 10 мең сум түләү билгеләнә.
Бер үк вакытта түләүне 200 педагог алачак, аларның һәрберсе бер уку елында 90 мең сум ала.
Грант программасы 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. Киләсе елда 200 түгел, ә 400 грант алучы сайлап алыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз