news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 18 шәһәрендә «икенчел торак» сатып алу өчен гаилә ипотекасы булачак

1 апрельдән Татарстанның 18 шәһәрендә «икенчел торак» сатып алу өчен гаилә ипотекасы була, аларда 2025 ел башына ике күп фатирлы йорт яки аннан азрак төзелгән.

«ДОМ.РФ» банкы төзегән исемлеккә республиканың 18 торак пункты кергән. Алар - Әгерҗе, Азнакай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Зәй, Болгар, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм Чистай.

Гомумән алганда, торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы мәгълүматлары нигезендә төзелгән исемлеккә Россиянең 901 шәһәре кергән.

РФ Президенты Владимир Путин «Гаилә ипотекасы» программасын түбән төзелеш күләмнәре булган шәһәрләрдә «икенчел торак»ка киңәйтергә йөкләгән иде.

Еллык ставкасы 6 процент булган ташламалы кредитны ким дигәндә 6 яшькә кадәрге бер баласы булган гаиләләр ала алачак. Әзер фатирны күпфатирлы йортта (якынча 20 ел элек төзелгән булырга мөмкин) сатып алырга мөмкин булачак, әмма ул авария хәлендә булырга тиеш түгел.

Әлеге ярдәм чарасыннан бер генә тапкыр файдаланырга мөмкин. Бу программа буенча гамәлдәге ипотека кредитын рефинанслап булмаячак. Шулай ук торакны туганнардан яки үзара бәйле башка затлардан сатып алырга ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot