news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 16 районында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре тулысынча бирелгән

Татарстанда 16 район күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тулысынча тәэмин иткән – бу бурычны 2024 ел ахырына кадәр үтәргә ниятләгәннәр иде. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында шул хакта хәбәр иттеләр.

Тагын 21 район планны үтәү алдында – җир кишәрлекләрен гаиләләрнең 90-99 проценты алган, ә 12 районда 1-2 гаиләгә генә җир бирмәгәннәр. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында билгеләп үтүләренчә, 2025 ел ахырына кадәр хакимият гариза тапшырган барлык гаиләләргә участоклар бирү эшен тәмамларга ниятли.

Искәртеп үтәбез, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр җир алырга хокуклы. Шул ук вакытта, гаилә муниципалитет территориясендә кимендә биш ел яшәргә һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга, ягъни гаиләнең һәр әгъзасына 12-18 квадрат метр торак туры килергә тиеш. Шулай ук гаилә, әгәр 23 яшькә кадәрге балаларның берсе көндезге бүлектә укыса, җир бирүне сорап гариза тапшыра ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot