news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 158 предприятиесе «Безнең заман» фестиваленә катнашу өчен гариза биргән

Татарстанның 158 предприятиесе «Безнең заман» фестиваленә катнашу өчен гариза биргән
Рамил Гали/архив

Татарстанның 158 предприятиесе һәм оешмасы «Безнең заман» юбилей фестиваленә катнашу өчен гариза биргән.

«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең Х ачык республика телевизион фестиваленә 1000 артык катнашучы гариза җибәргән. Юбилей фестиваленең гариза бирү кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре әнә шундый», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Фестивальдә барлыгы 1000 артык үзешчән артист катнашачак. Алар үз сәләтен «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә күрсәтә алачак. Команда ярышына – 31, шәхси ярышка 160 гариза теркәлгән.

Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, фестивальнең оештыру комитеты юбилей сезонында яңа катнашучылар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командалары чыгышын зур кызыксыну белән көтә.

Фестивальдә катнашырга Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең (Бөгелмә) иҗат коллективы, Зәй ГРЭСы, «Транснефть – Кама буе», «Аммоний», КАМАЗ, «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть», «Сетевая компания», Чистай район үзәк хастаханәсе, элеккеге Әлмәт торба заводы (хәзер – Выксун металлургия заводы филиалы), «Татэнергосбыт», Горбунов ис. Казан авиация заводы, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, Горький ис. Яшел Үзән заводы һәм башкалар теләк белдергән.

Быелгы фестивальдә республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре идарәләре катнаша.

Быелгы гариза бирү кампаниясенең бер үзенчәлеге – Россиядә өлешчә мобилизация. « Катнашырга теләк белдергәннәр арасында повестка алучылар бар. Алар быелгы фестивальдә катнаша алмый. Алар Ватаныбызга хезмәт итә», - дип белдерде проект җитәкчесе. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов ассызыклаганча, илебез кичергән җитди сынау чорында «Безнең заман» фестивале якты һәм җылы булырга, шулай ук фронтка киткән егетләргә ярдәм итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100