news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 15 районы елгада бозны шартлатуга гариза биргән

Бүген Бәрле елгасында бозны шартлаттылар.

Татарстанның 15 районы елгада бозны шартлатуга гариза биргән
Гөлүзә Ибраһимова

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә 15 районнан елгада бозны шартлатуга гариза килгән

«Елгаларда бозны шартлатуга Татарстанның 15 районыннан гариза килде. Анда боз тыгылу куркынычы бар. Нигездә, боз зур елгаларга коя торган, Зөя, Гөбнә, Мишә, Сөлчә, Бәрле кебек кече елгаларда боз шартлатыла. Бу эшләр ташу вакытында торак пунктларын су басу куркынычын булдырмас өчен үткәрелә», – дип сөйләде Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең инженер-техник хезмәте башлыгы Георгий Баженов.

Бүген Кайбыч районы Борындык авылындагы Бәрле елгасында бозны шартлаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot