Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куя башлаячаклар
Яңа уку елыннан Татарстанның 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Бу хакта педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Бу уку елыннан совет чорындагы тәҗрибәне – тәртип өчен билге куюны кире кайтарабыз. Әлегә механизм сынау режимында кертеләчәк», – дип сөйләде Мәгариф министрлыгы башлыгы.
Тәртип өчен 2-8 сыйныф укучыларына билге куячаклар. Әлеге экспериментка Казанның 43, 55, 98, 156 номерлы мәктәпләре, Чаллының 31, 34, 55 номерлы мәктәпләре, Түбән Каманың 33 номерлы мәктәбе һәм 31 номерлы лицее, Әлмәтнең 21 номерлы һәм Лениногорскиның 8 номерлы мәктәпләре, Бөгелмәнең 7 номерлы һәм Алабуганың 1 номерлы гимназияләре кушылачак.
Министр аңлатканча, укучылар өч төрле билге алачак: «үрнәк», «канәгатьләндерерлек», «канәгатьләндерерлек түгел».
«Бу чара укучыларның тәртибен яхшыртыр һәм укытучылар белән укучылар арасында үзара хөрмәтне ныгытыр, дип ышанабыз», – дип ассызыклады ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз