Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 11 районында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре тәмамланган
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларында юл эшләре дәвам итә. Юл эшләрен башкаруның уртача проценты – 94%. Аксубай, Актаныш, Апас, Чүпрәле, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнарында юл эшләре тәмамланган. Тагын 11 муниципаль районда юл эшләрен 30 августта тәмамлау планлаштырыла.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
2022 елда планлаштырылган күләмнәр кысаларында ишегалларын яктырту буенча эшләр алып барыла. Республика буенча бу төр эшләрне башкаруның уртача проценты 92% тәшкил итә. Яктырту эшләрен тәмамлау срогы – 15 сентябрь.
Арина Петрова кайбер ишегалларында яктырту баганалары инде күптән куелуына, әмма тоташтырылмауларына игътибар итте, бу исә гражданнарның канәгатьсезлеген тудыра.
Шулай ук җиһазларны монтажлау буенча эшләр дәвам итә. Шул ук вакытта җиһазларның 70%ы урнаштырылган инде.
Аксубай, Актаныш, Чүпрәле, Минзәлә, Мөслим, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Чирмешән һәм Ютазы районнарында җиһазлар урнаштыру буенча эшләр тәмамланган. Тагын алты муниципаль оешма әлеге эш төрен 30 августка төгәлләячәк.
23 муниципаль берәмлектә җиһазларны монтажлау сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.
Арина Петрова шулай ук ишегалларын төзекләндерүгә бәйле халык мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүматлар китерде. Аерым алганда, халык үз мөрәҗәгатьләрендә ремонтның озакка сузылуына, эшләр башкарганда агачларның зыян күрүенә һәм башкаларга канәгатьсезлек белдерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз