news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның зур шәһәрләрендә тикшерелгән кафеларда ковид чикләүләрен бозганнар

Барлык материалларны судларга тапшырдылар, аларның тугызы буенча 20дән 90 тәүлеккә кадәр оешма эшчәнлеген туктату турында карар кабул ителде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанның зур шәһәрләрендәге кафе һәм рестораннарда коронавируска каршы чаралар үтәлешен тикшерделәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без узган атнада өч көн дәвамында — җомга, шимбә һәм якшәмбе, кичке вакытта җәмәгать туклануы объектларына рейдлар уздырдык. Бу юлы Казаннан тыш, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән һәм Әлмәт кебек зур шәһәрләрне дә карадык. 23 җәмәгать туклануы объектын — кафе һәм рестораннарны тикшердек. Кызганычка, барлык 23 тикшерелгән объектта да хокук бозулар ачыкланды», — диде ул.

Любовь Авдонина сүзләренчә, хокук бозулар тупас булган. Мөмкин булган хокук бозуларның бөтен спектры ачыкланды: социаль дистанцияне үтәмәү, өстәлләрне тыгыз итеп урнаштыру, залны 100 процент тутыру, кунаклар өчен антисептик булмау. Чаллыда алты тикшерелгән кафеның бишесендә кальян бирелгән.

Барлык материалларны судларга тапшырдылар, аларның тугызы буенча 20дән 90 тәүлеккә кадәр оешма эшчәнлеген туктату турында карар кабул ителде. Бу Түбән Кама, Чаллы һәм Казан кафеларына кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100