news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның зур елгаларында боз катламының куркыныч урыннары билгеле - исемлек

Республиканың 6 муниципаль берәмлегендә сулыкларда тормыш өчен куркыныч тудырган урыннар ачыкланган.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Татарстанның зур елгаларында бозда иң куркыныч урыннарын билгеләгән.

Казанда куркыныч тудырган урыннар Идел елгасының Победилово поселогы янында булуы ачыкланган (≈55.722523 N ≈49.072329 E), шулай ук Киров һәм Ленин дамбасы яннары (≈55.797600 N ≈49.077856 E; ≈55.801794 N ≈49.101052 E).

Чаллыда Кама елгасы бозына плотинаның түбән бьефы районында чыгарга куркыныч (≈55.699102 N ≈52.271112 E). Алабуга районында исә Каманың ышанычсыз урыны булып Тарлау авылы янында часток санала (≈55.752753 N ≈52.326848 E). Шул ук хәл Түбән Кама районының Камадагы Березовая Грива янында күзтелә (≈55.585613 N ≈51.592358 E).

Исемлеккә Зәй сусаклагычы яны кергән (55.306628 N ≈52.040779 E; ≈55.317789 N ≈52.053997 E). Моннан тыш, куркыныч участок булып Яшел Үзән районының Идел елгасының шәһәр дамбасы кырые санала (≈55.827697 N ≈48.560100 E).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100