news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның җәзаларны үтәтү оешмалары авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга чыгарырга мөмкин

Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков ведомствога Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән эшчәнлекне җанландырырга киңәш итте.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында үзара эшчәнлекнең җанлануы ниятләнә. Бу хакта бүген җинаять-җәза системасы ведомствосының коллегия утырышында билгеле булды. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына төзәтү системасы учреждениеләре белән азык-төлек җитештерү һәм читкә чыгару күләмнәрен арттыру мәсьәләсендә актив эшләү бурычы куелганын әйтте.

“2016 елда төзәтү учреждениеләре үзләрен ит, сөт, он белән 100 процент дәрәҗәдә, яшелчәләр белән өчтән ике өлеше нисбәтендә тәэмин итә алган. Яңа төр туклану продуктлары җитештерелә башлаган. Бу юнәлешләрдә үз ихтыяҗларын тәэмин итеп кенә калмыйча, продукцияне сатуга да чыгарырга мөмкин дип саныйм”, – диде Илдар Халиков утырышта. Премьер-министр продукция җитештерү технологияләрен камилләштерү генә түгел, идарә учреждениеләренә электрон мәйданчыкларда теркәлүгә һәм электрон сәүдәдә актив катнашырга йөкләмә бирде.

Белешмә өчен. Соңгы 3 елда Татарстанда җинаять-җәза системасында җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге үсеш алган. 2015 ел белән чагыштырганда, җитештерү күләме 50,4 миллион сумга, яки 6,1 процентка арткан. Түләүле эшкә җәлеп ителгән хөкем ителгән затлар барлык санның 75 процентын тәшкил итә. 51 төр яңа эшләнмәләр җитештерелә башлаган, моның хисабына өстәмә рәвештә 200 кеше эшкә урнаштырылган.

Яңа төр азык-төлек продуктлары җитештерелә башлаган: 4 нче төзәтү колониясендә җимеш согы һәм 17 нче колония-сөргендә коры кесәл ясала башлаган. 2016 елда ит белән тәэминат 100 процентка җиткән (2015 елда – 73 процент). Он, бәрәңге, яшелчәләр, үсемлек мае белән дә тулы тәэмин ителешкә ирешелгән. 2017 елда 19 нчы төзәтү колониясе базасында барлыгы 23,5 миллион сумга яшелчәләр маринадын, консервланган ризыкларны җитештерә башлау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100