news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның үз медицина сәнәгатен үстерү мөмкинлеге бар

Бүген республикабызның Сәүдә-сәнәгать палатасында Идел буе федераль округы медицина сәнәгате ширкәтләре җитәкчеләренең төбәк конференциясе узды

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген республикабызның Сәүдә-сәнәгать палатасында Идел буе федераль округы медицина сәнәгате ширкәтләре җитәкчеләренең төбәк конференциясе узды. Анда Бөтенроссия медицина сәнәгате иҗтимагый советы рәисе, медицина сәнәгате ассоциацияләре һәм ширкәтләре Берлеге президенты Юрий Калинин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, ТР Фәннәр академиясе Президенты Әхмәт Мазгаров, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, республикабызның медицина сәнәгате ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.
Бүгенге көндә медицина сәнәгате өлкәсе алдында илебездә җитештерелә торган даруларның һәм медицина техникасының көндәшлеген арттыру бурычы тора. Россия Хөкүмәте бу проблемага, ниһаять, игътибар итә башлады, дип белдерде үзенең чыгышында Юрий Калинин. Аның сүзләренә караганда, илебездә медицина сәнәгатен үстерү Стратегиясе эшләнә. Стратегиянең әһәмияте зур, чөнки Россиянең медицина сәнәгате зур мөмкинлекләргә ия. Шул ук вакытта, базарда илебездә җитештерелә торган даруларның өлеше - 20, медицина техникасының 30 процент белән генә санала. Узган ел үзебездәге даруларны һәм медицина техникасын җитештерү күләме нибары 85 миллиард сум белән генә исәпләнде. “Проблеманы хәл итү максатын күздә тотып, Россия Федерациясе Хөкүмәте Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 2020 елга кадәр фармация һәм медицина сәнәгатен үстерү буенча Федераль максатчан программа эшләргә йөкләде. Әлеге программаны эшләү процессына без – сәнәгатьчеләр, фәнни хезмәткәрләр, фармация белгечләре дә кушылырга тиеш. Аның өчен махсус эшлекле төркем оештыру мөһим. Идел буе төбәге бөтен илебезне медицина техникасы, дарулар белән тәэмин итә алырлык көчкә ия. Моны без инновацион дару препаратларын һәм заманча медицина техникасын җитештерүне үстерү турында сөйләшкәндә исәпкә алырга тиеш”, - диде Юрий Калинин. Берлек Президенты сүзләренчә, бер-ике елдан соң базарда илебездәге медицина сәнәгате өлеше 50 проценттан да ким булмасын өчен тырышырга кирәк. Аның өчен бу мәсьәләдә илкүләм сәясәт булдыру, махсуслаштырылган фәнни-җитештерү үзәкләрен төзү, медицина сәнәгате өчен үзебездә чимал булдыру, дәүләт тарафыннан сатып алулар системасын камилләштерү мөһим. Бүгенге көндә Россия Хөкүмәтендә махсус икътисадый зоналарда медицина сәнәгатен үстерүне күздә тоткан кластерлар булдыру мәсьәләсе хәл ителә.
Фәридә Яркәева, үз чиратында, республикабызда халыкны һәм дәвалау учреждениеләрен дарулар, медицина техникасы белән тәэмин итү турында сөйләде һәм югарыда телгә алынган федераль программага республикабыздан да тәкъдимнәр кертте. Аның сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда фармация базары күләме 12 миллиард сум белән исәпләнгән. Даруларның күп өлеше чит илләрдән китертелә. Чөнки үзебездә җитештерелә торган товарларның көндәшлек итәргә сәләте түбән. Татарстан Хөкүмәте халыкны һәм медицина учреждениеләрен медицина җиһазлары белән тәэмин итәргә тырыша. Әйтик, соңгы 4 елда бюджет акчасына 2 миллиард 900 миллион сумга медицина җиһазлары сатып алына. Республика базарында үзебездәге медицина техникасы өлеше 30 процент белән санала. Министр урынбасары фикеренчә, проблеманы хәл итү өчен дәүләт күләмендә сатып алуларның махсус Стратегиясен эшләргә кирәк. Медицина җиһазларын сатып алу гына түгел, аларның эшен тәэмин итү мәсьәләсе дә борчу тудыра. Шуңа күрә медицина техникасына һәм аның эшен тәэмин итүгә бәяләрнең бердәм базасын булдыру тиешле. Татарстанда “Татхимфармпрепараты” җәмгыяте тарафыннан җитештерелә торган, читтән китертелә торган товарларны алыштыручы даруларның өлеше 60 процент белән санала. Димәк, без халкыбызны тәэмин итәрлек дәрәҗәдә дарулар җитештерә алабыз. “Алабуга” махсус икътисадый зонасы да бүген инвесторларны үзенә җәлеп итә. Анда да фармация сәнәгатен үстерү өчен мөмкинлекләр бар. “Халыкка медицина ярдәмен күрсәтүдә файдаланыла торган дарулар исемлегенә илебездә җитештерелә торган дарулар керми. Сәбәбе – дарулар тәэсиренең җитәрлек дәрәҗәдә исбатланмаган булуы. Бу проблеманы да хәл итү тиешле”, - диде Фәридә Яркәева. Ул шулай ук яңа гына табадан төшкән препарат турында мәгълүмат бирә торган федераль ресурс булдыру мөһимлеген дә ассызыклады.
Әхмәт Мазгаров фикеренчә, медицина өлкәсендә сәнәгатьчеләр фән белгечләре белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бу нисбәттән, ул ТР Фәннәр академиясенең мөмкинлекләре турында сөйләде. Аның фикеренчә, Казанда дару препаратларына тест уздыру Үзәген булдыру максатка ярашлы булыр иде. Татарстанда моңа нигез бар, диде ул.
Конференциядә катнашучылар 2010 елның 31 мартында узачак III Бөтенроссия медицина сәнәгатьчеләре корылтаенда каралачак мәсьәләләр тирәсендә дә фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100