news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе РФ Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслады

Сайлау комиссиясе әгъзалары республика территориясендәге тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмәне хуплады.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Россия Федерациясе Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслады. Комиссия әгъзалары бертавыштан бу хакта беркетмәне хуплады.

“Игътибарыгызга 2018 елның 18 мартында Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Президентын сайлау нәтиҗәләре турында проектны тәкъдим итәбез”, - дип белдерде Татарстан РеспубликасыҮзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков.

Тавыш бирү нәтиҗәләре турында территориаль сайлау комиссияләре тапшырган беркетмәләргә нигезләнеп, аларның дөреслеген тикшереп, Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан территориясендә тавыш бирү нәтиҗәләрен билгели. 65 территориаль сайлау комиссиясеннән килгән язмача беркетмәләр имзаланган. ҮСК рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан территориясендә сайлау нәтиҗәләре буенча, төбәкнең сайлау комиссиясе, территориаль сайлау комиссияләре беркетмәләренә нигезләнеп беркетмә кабул итүен билгеләп узды.

“Үзәк сайлау комиссиясенә килеп ирешкән барлык мөрәҗәгатьләр, хәбәрләр тикшерелде, аларга территориаль комиссияләр дә, участок комиссияләре дә вакытында аңлатма бирде, җавап кайтарды. Үзәк сайлау когмиссиясе һәрвакыт ачык, сайлау процессында барлык катнашучылар белән диалогка һәм хезмәттәшлеккә әзер”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Шул рәвешле, ҮСК барлык әгъзалары Татарстанда РФ Президенты сайлау турында берткемәне имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100