news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе барлык камералар тикшерелгәнен әйтте

Татарстанда сайлау участокларында 14 мең күзәтүче теркәлгән.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев барлык камералар җентекләп тикшерелгәнен әйтте.

«Кичә төнгә кадәр эш барды, камераларның барлык ракурслары, геопозицияләре тикшерелде. Бүген 25 участокны ачтым, видеокүзәтү, камералар ничек эшләгәнен карадым. Күзәтүчеләр һәркайда бар, әрҗәләрне мөһерләүдә катнашалар», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә.

Участоклар ачылганда 14 мең күзәтүче теркәлгәнен әйтте. 3 мең кеше Иҗтимагый палатадан эшли. 

Кондратьев, шулай ук, һәр сайлау участогында дезинфекция чаралары үткәрелгәнен, санитар-саклану чаралары үтәлүен билгеләп узды.

Ул 25 участокның 18 е гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә урнашканын искәртте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot