news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Юстиция министрлыгы инвалидларга юридик ярдәм күрсәтә

Адвокатлар Казанда 6 декабрьдә инвалидларга, инвалид балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтергә әзер.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Татарстанның Юстиция министрлыгы 6 декабрьдә I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чарада пенсия фонды, салым хезмәте, Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, Татарстанның Торак инспекциясе белгечләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнашачак. 

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрылыгының “Восхождение" инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә (Казанның Имәнлек урамы, 43В) әлеге юридик ярдәм хезмәте 10.00-13.00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot