news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның юнармиячеләре Сирия балаларына Яңа ел бүләкләре җыйды

Казан, Оренбург, Уфа шәһәрләре, шулай ук Тула, Псков һәм Мәскәү өлкәләрендә яшәүчеләр Сирия балаларына 10,5 тоннага якын йөк озатты.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның «Юнармия» хәрәкәте әгъзалары Сирия балалары өчен Яңа ел бүләкләре җыю чарасына кушылды, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Казан, Оренбург, Уфа, шулай ук Тула, Псков һәм Мәскәү өлкәләрендә яшәүчеләр Сирия балаларына Россия хәрбиләре аша 10,5 тоннага якын өс һәм аяк киемнәре, мәктәп кирәк-яраклары, канцелярия товарлары, йомшак уенчыклар һәм тәм-томнар озатты. Йөкне Сириягә хәрби-транспорт очкычы белән китерделәр.

«Россия балалары – Сирия балаларына» акциясе республикада Бер-беренә дошман якларны килештерү үзәге тарафыннан оештырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100