news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның юл хәрәкәте яшь инспекторлары Казакъстанда узган слетта уңышка иреште
Татарстан Республикасы командасы “Светофор–2009” Халыкара слетында икенче урынны яулады
Скопировать ссылку
(Казан, 10 июнь, “Татар–информ”). Казакъстанның Усть–Каменогорск шәһәрендә юл хәрәкәте яшь инспекторларының “Светофор–2009” дип исемләнгән Халыкара слеты төгәлләнде. Татарстан командасы слетта икенче урынны яулады.
Форумны Казакъстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл полициясе комитеты һәм дәүләт мәгариф органнары оештырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү департаменты ярышларга Татарстан Республикасы юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасын җибәрде.
Слетта Россия, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Әзербайҗаннан барлыгы 20 команда катнашты. Һәр командага 14 яшькә кадәрге 10 кеше керде. Ярышлар 10 конкурсны үз эченә алды. Яшь инспекторлар иң яхшы командир, пропагандачы, регулировщик, хәбәрче, санитар исеменә лаек булу өчен көч сынашты. Шулай ук алар строевой смотр, велосипедны фигуралы йөртү буенча ярышларда һәм эрудиция дәрәҗәсе буенча бәяләнде.
Татарстан Республикасы җыелма командасы велосипедны фигуралы йөртү буенча ярышларда беренче урынны яулады. Абсолют зачетта команда, Таҗикстан вәкилләреннән генә калышып, икенче урынга лаек булды, аларга диплом, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юх хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot