news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Юл фонды төбәк юлларын тотуга 3,5 миллиард сум акча бүлеп бирде

"Финанслау буенча бернинди тоткарлыклар юк", дип билгеләп үтә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда республика Юл фондыннан төбәк юлларын карап тотуга 3,5 миллиард сумлап акча бүленде. Хәзерге вакытта финанслау буенча проблемалар юк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде.

Министр сүзләренчә, Татарстанда «Татавтодор» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ һәм «Каздорстрой» ҖЧҖ кебек эре подряд оешмалары эшләп килә. Һәрбер районда аларның филиалы яки юл участоклары эшчәнлеге оештырылган.

«Төп подряд оешмалары юлларны карап тоту буенча озак сроклы килешүләр нигезендә эшли, – дип билгеләп үтте министр. – Гамәлдәге килешүләр белән подряд оешмалары федераль юлларны 2018 елга кадәр тәртиптә тотачак. Төбәк юллары буенча өч еллык килешү системасы каралган. Алар буенча килешү срогы 2017 ел ахырында төгәлләнә. Ә муниципаль юллар буенча килешүләр җирле муниципаль оешмалар белән төзелә, алар бер елга финанслана. Бу килешүләр ел ахырына кадәр гамәлдә һәм киләсе яңа ел өчен килешүләр төзү эшләре бара».

«Заказчы кушуы буенча подрядчы килешүдә каралганча эшне тулаем башкарып чыга. Бүгенге көнгә финанслау буенча бернинди тоткарлыклар юк», – дип билгеләп үтте Ленар Сафин.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы узган ел заказчыларга бераз шелтәләр булуын, әмма бер генә килешүнең дә өзелмәвен әйтте. «Бүгеге көндә төбәк юллары буенча подрядчыны алыштыру хаҗәте юк. Муниципаль юлларда проблемалар булгалый, анда подрядчылар йомшаграк, шуңа кайвакыт төбәк предприятиеләре хисабыннан ярдәм оештырабыз», – дип мәгълүмат бирде ул журналистларга.

Киләсе елларда юллар өчен акча бүленгәндә Ленар Сафин һәр елны сумманың 10 процентка индексацияләнүен, ягъни һәр елны финанслану 10 процентка арта баруын җиткерде. «Хәзерге вакытта безнең төп подряд оешмаларында техниканың 80 проценты яңарды. Килешүләрдә техниканың төп таләпләре – чыгу, файдалану вакыты төгәл язылган. Барысы да тикшерелеп тора», – диде ул.

«Бездә юлларны карап тору өчен 5,5 елга кадәр озак вакытлы килешүләр төзелгән. Быел бу максатлардан 906 миллион сум акча бүленгән. Шуның 60 проценты кышкы юллар өчен каралган», – дип өстәде үз чиратында Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ автомобиль юллар федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитетның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казан шәһәрендә кышкы чорда юлларны карау өчен 839 миллион сум акча каралган булуын җиткерде. Ә Казан юлларнын карап тоту өчен барлыгы 1,2 миллиард сум акча бүленгән.

«Казанда кышын юлларны карап тоту хезмәтенең бәяләре 2010 елда кабул ителгән иде, шуннан соң үзгәргәне юк. Бүленә торган акчалар һәр елны якынча 50-70 меңгә кими бара, Казан бюджетының мөмкинлекләре чикле. Подряд оешмалары һәр елны техникаларын яңартырга тырыша. Быел 8 берәмлек техника алынды. Казан буенча алганда, техниканың 40 проценты искергән», – дип йомгаклады Игорь Куляжев.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда кулланылучы автомобиль юллары 38 111 чакрымны тәшкил итә. Шул ук вакытта 1 064 чакрым юл – федераль, 13 380 чакрым – төбәк, 23 667 чакрым җирле кулланылышта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100