news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе яңа хезмәткәрләр җыя

ИХИДИ идарәсендә аена 32 мең сумга кадәр хезмәт хакы һәм уңайлы эш шартлары вәгъдә итәләр.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе яңа хезмәткәрләр җыя
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе яңа хезмәткәрләр җыя, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясеннән.

Дәүләт автоинспекциясенә 35 яшькә кадәрге, югары яки урта махсус белеме булган ир-атларны чакыралар. Мәҗбүри шарт: хәрби билет (А-1 яраклылык категориясе), машина йөртү таныклыгы булуы һәм хөкемгә тартылмаган булу.

ИХИДИ идарәсендә югары хезмәт хакы  - аена 32 мең сумга кадәр - һәм уңайлы эш шартлары вәгъдә итәләр.

Шулай ук гражданнар муниципаль хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте полкы белән берлектә, яңа хезмәткәрләрне эшкә чакыра. Биредә 22 яшьтән 55 яшькә кадәрге, хөкемгә тартылмаган һәм югары яки урта махсус белеме булган ир-атларны көтеп калалар.

Уңайлы график һәм югары хезмәт хакы ЮХИДИ белән берлектә муниципаль хезмәттә эшләү өчен яхшы стимул булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100