news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә

Бүген республикада буран аркасында күз күреме начарайды, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булды.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген республикада буран аркасында күз күреме бик нык начарайды, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булды.

Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ихтыяҗ булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә.

Машина йөртүчеләргә уяу булырга, куркынычсыз тизлекне саклап хәрәкәт итәргә һәм каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан сакланырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100