Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә буранда ерак юлга чыкмаска киңәш итә
Бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә көчле буран һәм җил көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә буран вакытында ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Синоптикларның мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә көчле буран һәм җил көтелә, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә артык ихтыяҗ булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз