Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне буранда игътибарлы булырга өнди
Бүген һәм иртәгә республика территориясендә кар, буран һәм җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы көтелә.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә начар һава шартларында аеруча сак булырга киңәш итте.
Бүген һәм иртәгә республика территориясендә кар, буран, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы көтелә.
ЮХИДИ йөртүчеләргә начар юл шартларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайлау мөһимлеге турында искә төшерә.
Куркыныч маневрлардан тыелып торырга, куркынычсызлык каешларын, махсус балалар утыргычларын кулланырга һәм үз хәлегезгә игътибарлы булырга киңәш ителә.
Җәяүлеләргә юл аша бары тик махсус урыннардан гына чыгарга һәм барлык автомобильләр дә туктарга өлгерүенә ышанырга, ә юл аша бала белән чыкканда, аны кулыннан тотарга кирәк.
ЮХИДИ юлда йөрүчеләргә һава шартларын исәпкә алырга өнди, ә юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз